Крәш Шуран авылы китапханәчесе Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан һәм “Татар кызы, татар малае” проекты кысаларында Тат. Шуран гомуми белем бирү мәктәбең 3 нче сыйныф укучылары өчен "Театрга гашыйк якташларыбыз" исеме астында якташ артистларыбызга багышланган әдәби әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар авылдашыбыз, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма директоры Р. Шәймарданов, Татарстанның легендар халык артисты З. Басыйрова, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Н.Әюпов, З. Харисовларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук балалар яшь артистларыбыз А.Пискунов, Г.Хафизова, Л.Әхмәтшиналар белән дә танышып үттеләр. Әңгәмә соңында сорауларга җавап эзләделәр һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.