22 сентябрь көнне “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле, шул исәптән сәнгать мәктәбе укытучылары ТНВ каналыннан баручы “Кәмит Җәвит” тапшыруында катнаштылар

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе
Телевизор карарга яратучылар яхшы белә, ТНВ каналыннан баручы “Кәмит Җәвит” тапшыруы – иң популяр проектларның берсе. Мөслимлеләргә дә әлеге проектта катнашу мөмкинлеге тудырылды. Кичә, 22 сентябрь “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле, шул исәптән сәнгать мәктәбе укытучылары, Казанга юл тотты. Берничә сәгать дәвамында укытучыларыбыз Әлфинур Гыйльметдинова, Дилбәр Салихҗанова, Гүзәл Галиева, Айгөл Шәйгәрданова, Рәйсә Харисова, Булат Солтанов ТНВ каналы студияләрендә тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров җитәкчелегендә эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International