Михайловка урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды, анда мәктәп администрациясе һәм сыйныф җитәкчеләре ата – аналарны мәктәптә укыту-тәрбия процессының эчтәлеге һәм методикасы (кулланыла торган уку программаларының, укыту методларының характеристикасы, дәрестән тыш чаралар, факультативлар, түгәрәкләр һ .б.) белән таныштырдылар. Бергәләп оештыру мәсьәләләрен (туклану, дежурлык, дисциплина һәм башка проблемаларны) хәл иттеләр.