24 сентябрь – Татарстан Республикасы профсоюзлары көне

2021 елның 24 сентябре, җомга

Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм абруйлы җәмәгать эше ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Районның социаль-икътисади үсешен булдыру, имин хезмәт шартлары тудыру, эшче-хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту хакимиятнең һәм профсоюз­ларның уртак бурычы булды. Профсоюз оешмалары җитәкчеләренә, активистларга инициатива күрсәтү, хезмәттәшләре белдергән ышанычны аклап, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләү мөһим. Шәхси вакытлары хисабына хезмәттәшләре мәнфәгатен кайгыртучыларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International