Шуганка авылы китапханәсе клуб мөдире белән берлектә «Алтын көз» исемле рәсем конкурсы оештырды. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да актив эшләре өчен зур булмаган бүләкләр алдылар. Ә иң мөһиме, балаларга кызык булды, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бу конкурс белән без балаларда табигатькә һәм туган җиренә мәхәббәт уятырга тиеш.