"Кил безгә, Сөмбелә"

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Баек авыл китапханәчесе мәдәният йорты  җитәкчесе белән берлектә, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең  мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөрүче балалар белән "Кил безгә, Сөмбелә" дип исемләнгән чара үтте. Чара төрле дидактик уеннар, җырлар белән урелеп  барды. Балалар татар халык әкияте "Шалкан» әкиятен искә алып сөйләделәр.
Максат:
1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.
2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию, җырлау күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International