Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, бөтендөнья автомобильсез йөрү көне уңаеннан 6нчы сыйныф укучылары “Автомобильсез көн” акциясенә чыктылар. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Автотранспорт планетаның биосферасын җимерә, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. Укучылар автомобиль хуҗаларына 22 сентябрь көненең тарихын тасвирлаган белешмәлекләр тараттылар, акциягә кушылырга чакырдылар.