Музей хезмәткәрләре Түбән Табын интернат - мәктәбендә булдылар. Алар балаларны “Халым җәүһәрләре” темасы буенча кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар, музей фондында сакланучы сугышта кулланылган экспонатларны күрсәттеләр. Балалар шулай ук, Мөслим районында яшәүче халыкның мәдәнияты, милли киемнәре турында кызыксынып тыңладылар.