2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2021 нче елның 22 нче сентябрендә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның 5 нче сыйныф укучылары өчен "Без татарлар - горур халык" дигән темага танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Чара ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.