Профессор, танылган пианист, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Лев Франктан мастер-класс

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары һәрдаим белем күтәрү курсларын уза. Кичә, Әлмәт шәһәрендә шундый укуларның чираттагысы булып узды . Әлмәт музыка көллияте һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән биредә пианист укытучыларның педагогик укулары узды. Анда Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш районарында урнашкан музыка һәм сәнгать мәктәпләренең фортепиано бүлеге белгечләре җыелган иде. Үзара тәҗрибә уртаклашудан кала, укуларда профессор, танылган пианист, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Лев Франк та чыгыш ясады. Шулай ук укуларда катнашкан укытучыларыбыз Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова, Гөлназ Хафизова, Розалия Хәбибуллина Лев Александровичның концертын да тамаша кылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International