Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназия китапханәсендә татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар күргәзмәсе эшли. Укучылар, гимназиядә эшләүче һәркем, әти-әниләр бу күргәзмә белән таныша ала.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.