Туган телләр һәм хаыклар бердәмлеге елы кысаларында, икенче кечкенәләр төркемендә "Кәләпүшем, калфагым" дип исемләнгән тематик кичә узды. Балалар татар халкының тарихы, фольклоры һәм әкиятләренә кагылышлы әңгәмәләр уздырып, кичәне җырлы-биюле күңел ачу чарасы белән төгәлләде.