«Татарстан Кроссы-2021"

2021 елның 17 сентябре, җомга

2021 елның 16 сентябрендә Мөслим авылының «Юность» спорт комплексында "Милләтләр кроссы - 2021" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы – 2021» йөгереше узды.

 Әлеге чарада 1370тән артык кеше катнашты. Болар-район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләре һәм спортка битараф булмаган кешеләр.

«Татарстан кроссы – 2021» йөгерешендә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин сәламләде. Йөгерешләр башланыр алдыннан, кунакларны тулысынча җылыту өчен, «Игелек уят» отряды волонтерлары флэшмоб оештырдылар.

 «Юность» спорт комплексы спорт паркын ачу тантанасыннан соң, 15.30 сәгатьтә кросска старт бирелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел йөгереш эстафета формасында һәм бары 300 метр дистанциягә генә узды. Әлеге йөгерү Мөслимнең 300 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International