Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, 15нче сентябрьдә Мөслим лицеенда "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен (тәрбиячеләре Исламова Роза, Гаттарова Айгөл) "Мәктәп ул- тылсымлы дөнья" дигән чара узды. 2а сыйныфы укучылары кунакларга көз турында шигырьләр сөйләделәр, мәктәп кагыйдәләре белән таныштырдылар. "Тылсым" вокаль ансамбле кызлары (җит. Заянова Л.Р.) матур җырлар бүләк иттеләр. Лицей директоры Әхмәтшина Чулпан Таһир кызы балаларга лицей буйлап экскурсия үткәрде