Спорт бәйрәме

2021 елның 17 сентябре, җомга

16 сентябрь көнне Мөслимдә "Спорт" бәйрәме узды. 
Үзешчәннәр концерт программасы белән бәйрәмне бизәп, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. 
Бәйрәм барышында "Спорт" паркы ачу тантанасы узды. Биредә спорт белән шөгыльләнү нокталары һәм гаилә белән ял итү мөмкинлеге дә тудырылган. 
Районыбыз Башлыгы Рамил Муллин, спорт мәйданчыгын үзе шәхсән сынап, яшь буынга үрнәк күрсәтте. 
Парк спорт сөючеләр һәм аэропорт микрорайоны халкы өчен яраткан ял урыны булыр дип ышанабыз.
Район Башлыгы бәйрәм белән тәбрикләүләрен җиткерде һәм спорт, төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен райондашларыбызга рәхмәт хатлары тапшырды.

Россиякүләм йөгерү көне, "Татарстан кроссы-2021" уңыеннан, Мөслимнең 300-еллыгына багышланган, Мөслим флагы белән эстафета бәйрәмнең күркәм дәвамы булды. Эстафетаны район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегдә администрация коллективы башлап җибәрде. Оешма-предприятие командалары чиратлап йөгереп круг әйләнделәр. Чарада барлыгы 12 команда катнашты. 

Бәйрәм кабат Мөслимлеләрнең бердәмлеген исбатлады. Бар спорт сөючеләрнең күңелендә күтәренке кәеф белән якты эз калдырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International