Район мәдәният үзәгендә Әлмәт бермандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат Азат Ягафаров белән очрашу узды.
Азат Фердинанд улы Ягафаров «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - «Татнефть» ГАҖ нең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры:
"Мин көньяк-көнчыгышта туган, Азнакайда үскән. "Татнефть" - минем хезмәт кенәгәмдә бердәнбер язма. Күп еллар компания һәм төбәк файдасына эшлим. Халыкны борчыган реаль мәсьәләләрне бик яхшы беләм.
30 ел эчендә "Татнефть" тә Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә кулланырга әзер булган күп кенә тәҗрибә тупланган: мин үзем уннарча уңышлы закон проектларын уздырдым, биш чакырылыш депутатларның ярдәмчесе булып эшләдем. Алга таба да безнең нефть төбәге мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә якларга әзер. Эшне яңа статуста һәм зур күләмдә киңәйтергә вакыт җитте.
"Татнефть" һәм көньяк-көнчыгышка бүленми, барлык мәсьәләләрне дә без бергәләп хәл итәргә тиеш. Безнең нефть төбәге өчен!"