«Дөрес яз!» уен — квесты.

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары белән «Дөрес яз!» уен — квесты үткәрде. Ике командага бүленеп, укучылар грамматика, логик фикерләү, дөрес язу күнекмәләренә кагылышлы биремнәрне үтәп, төрле станцияләр үттеләр. Балаларга аеруча ребуслар чишү ошады. Азактан барысы да грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International