Сәнгать мәктәбе укучыларының Мөслим гимназиясендә концерты

2021 елның 10 сентябре, җомга

       Мөслим сәнгать мәктәбе ел да район үзәгендә урнашкан белем бирү учреждениеләренә концерт белән чыга. Быел да мәктәпнең иң сәләтле укучылары һәм укытучыларының чыгышыннан торган концерт программасы белән гимназия балаларын сөендердек. Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен инструменталь, театр, бию һәм җыр сәнгате бүлекләрендә белем алучыларның осталыкларын күрсәттек. Шулай ук сәнгать мәктәбе укытучыларының чыгышы да зур алкошларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International