20.07.2021 көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Корбан гаете" чарасында балалар белән күнелле эстафета уеннары үткәрделәр. Капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, хәрефләрдән сүз төзү, итек өстеннән киелә торган олы кәлүшләр киеп чабу кебек уеннар балалар өчен бик кызыклы булды.