Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле белән 90 автомобиль ачкычы тапшырды
⠀
«Бүген Мин сезгә Covid-19га каршы тору мәсьәләләрендә сезнең башкарган эшегез өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Ситуация бик киеренке булды һәм шулай да безнең сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше ситуацияне нормаль тотарга мөмкинлек бирә", - дип билгеләде Татарстан Президенты.
⠀
42 үзәк район хастаханәсе машина алды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка медицина носилкалары белән Lada Largus моделенең 90 машинасына сертификат тапшырды.
Мөслим РҮХнең автопаркы тулыланды, бу дәүләт программасы буенча алынган 4 нче автомобиль.
⠀
Быел ТР сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы 370 автомобиль һәм 43 микроавтобус белән тәэмин итүгә дәүләт контрактлары төзеде. Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен китереп җиткерү, шулай ук биологик Материалларны һәм дару препаратларын ташу өчен файдаланылачак.