Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты сайтының "Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү" бүлегендә Иҗтимагый Советның эш планы нигезендә 2021 елда үткәреләчәк мәгариф һәм мәдәният оешмалары исемлеге урнаштырылган.