Бүген, 17 июль көнне “Су өсте Одиссеясы -2021” старт алды. Бу чара безнең 2019 елдан бирле бүгенге көнгә хәтле һәр елны үткәрелеп килә. Бүгенге сәяхәткә 4 команда юл тотты. Һәрбер команданың да саллыры бик үзенчәлекле һәм ныклы ясалган. Егетләребез су юлы буйлап Мөслимнән алып Минзәлә районының Бикбау авылына кадәр барачаклар. Ә инде Бикбау авылында нәтиҗәләр ясалып, катнашкан командаларга грамотолар тапшырылачак.