14 июль көнне Мөслимгә Зәй районы делегациясе кунакка килде. Кунаклар районда булган социаль объетлар, җирлек тормышы белән танышты. Шулай ук алар Мөслим сәнгать мәктәбендә дә булды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова капиталь ремонт турында мәгълүмат җиткерде, уку классларында булган мөмкинлекләр, бию, актлар заллары белән таныштырды. Кунаклар шулай ук “Курай” паркында булдылар.