Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, уртанчылар төркеме балалары татар телен, милләтебезне үстерүдә зур өлеш керткән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары урнаштырылган элмә тактасы янында экскурсиядә булдылар. Якташларыбызның фотолары, биографияләре белән таныштылар. Балаларда әдипләребезгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уянды.