Сәнгать мәктәбе – районыбызда булган иң матур социаль объектларнын берсе. Капиталь ремонттан соң алган төсмере генә түгел, мәктәбебез эшчәнлеге, укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз иҗаты горурланып сөйләрлек. 8 июль көнне сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән “ТНВ” телерадиокомпаниясе дә танышты. “ТНВ”ның иҗат төркеме Мөслим районы турында тапшыру әзерләү кысаларында мәктәбебезнең иҗат коллективлары чыгышларын төшереп алды.