Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Кадерле мөслимлеләр!

Сезне чын йөрәктән иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.

Бүген без Мөслим муниципаль районында барча гаиләгә ярдәм күрсәтергә, һәрбер кечкенә мөслимлеләрнең һәрьяктан үсеше һәм камилләшүе өчен шартлар тудырырга омтылабыз. Бу бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә районыбызның киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.

Барлык гаиләләргә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз!

Мөслим муниципаль районы Башлыгы, район Советы рəисе Рамил Муллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International