2 июль көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын кабул итте

2021 елның 5 июле, дүшәмбе
2 июль көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын кабул итте. Мөслимгә Россиянең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Кунаклар сәнгать мәктәбендә эшләп килүче иҗат коллективлары чыгышлары белән танышты. Иң элек, кунакларны сәнгать мәктәбенең фольклор ансамбле каршы алды. Соңыннан кунаклар фортепиано, тынлы уен кораллары, бию сәнгате бүлекләре эшчәнлекләре белән танышты. Икенче катта кунаклар делегациясе рәсем сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары әзерләгән иҗат эшләре күргәзмәсен карадылар. Өченче катта “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International