Мөслимебездә гөрләп сабан туйлары узды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе
Мөслимебездә гөрләп сабан туйлары узды. Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да әлеге масштаблы чарага үзеннән зур өлеш кертте. Кунакларны иң элек тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы укучылар каршы алды. Алар укытучылары Рунар Шәяхмәтов белән берлектә сабантуйның "Река времени" дигән өлешендә сәламләде. Шулай ук бию сәнгате бүлеге укучылары Булат Солтанов җитәкчелегендә татар сөлгеләреннән тере коридор ясауда катнашты. Радик Газизов һәм Әлфинур Гыйльметдинова сыйныфында белем алучы баянчы егетләребез, бүген Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы чыгарылышларыбыз Айнур Госманов һәм Булат Әхмәтҗановлар да мәйдан түрендә узган театральләштерелгән күренештә катнаштылар. Укучылардан кала, мәктәбебез мөгаллимнәре дә үз иҗатлары белән Рөссиянең бик күп төбәкләреннән килгән кунакларны сөендерделәр. Рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Эльмира Галиева, Гөлназ Талыйпова, лаеклы ялдагы коллегабыз Рәмзия Батырова үзенчәлекле кул эшләреннән күргәзмә ясаган иде. Укытучыларыбыз Ләйсән Замалова, Гүзәл Галиева, Филюзә Шәрипова, Гөлназ Хафизова, Ильшат Ибрагимов, Айгөл Шәйгәрданова, Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова районыбызның данлыклы "Ык буйлары", "Мөслим тугайлары" ансамбльләрендә чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International