Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре 01.07.21 ел көнне "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем гаиләм - минем таянычым" дип исемләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде. Алып баручы балаларны әлеге легенда белән таныштырды, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның символы – ромашка белән таныштырды. Мероприятие кызыклы презентация белән үрелеп барды. соңыннан балалар белән хәрәкәтчән уеннар оештырылды.