Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган "Өченче буын" гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

29 июнь көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган "Өченче буын" гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 спорт төре буенча булды: йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы һәм дартс уеннары. Мөслимнән 7 өлкән буын гражданнары көч сынашырга барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан: Мылтыктан ату буенча 1 урынны -Нуриев Рөстәм яулады; Йөзү буенча  4 урында- Вагизова Галия; 7 урында- Кондратьев Валерий; Өстәл теннисы буенча 5 - урында Илалов Мансур. 
Ярышта катнашучыларның һәммәсе җиңүче һәм яшь буынга үрнәк булып тора. Барлык катнашкан өлкән буын гражданнарыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International