2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырыш район башлыгы Рамил Хамзович Муллин җитәкчелегендә узды, утырышта структур бүлекчәләр җитәкчеләре, район буенча куратор - "Главтатдортранс" вәкиле, комиссия әгъзалары катнашты.