Бүген Кояшлы Ык паркындагы «Кече амфитеатр» мәйданы матур итеп киенгән, чибәр яшь кешеләрнең шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Биредә район башлыгы Рамил Муллин, җитәкчеләр катнашында районкүләм чыгарылыш кичәсе оештырылды.
Тантаналы чараны ачып, район башлыгы яшьләргә, әти-әниләргә, педагогларга иң изге теләкләрен җиткерде.
- Бүгенге моңсу да, шатлыклы да кичәдә балаларыбызга киләчәк тормышта ак юллар, әти-әниләргә шушы балаларның игелеген күреп яшәүләрен телим, педагогларга аларны олы тормыш юлына әзерләүдә зур өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. Рамил Муллин чыгышында яшьләрне һөнәри белем туплагач туган төбәкләрендә һәрвакыт көтүләрен дә искәртте.
Аның теләкләренә мәгариф идарәсе башлыгы вәкаләтләрен башкаручы Ләйлә Харисова да кушылды.
Быел районыбыз мәктәпләрендә унберенче сыйныфны 63 укучы тәмамлый. Тантаналы чарада уку алдынгыларын, активистларны, спортчыларны билгеләп үтү, медальләр тапшыру - үзе бер горурлык. Район башлыгы аларны мактап телгә алды. Күркәм чара вальс белән тәмамланды.