29 июнь көнне Мөслимдә Сабантуйга бүләкләр җыю булачак

2021 елның 25 июне, җомга

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю, Сабантуйга сөрән салу.
Традицияләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, халкыбызда бәйрәм рухы уяту йөзеннән
29 июнь көнне сәгать 18.00-20.00 Мөслим һәм Катмыш авылларында милли бәйрәмебезгә бүләк җыю чарасы узачак.
 Райондашларыбызны күркәм йолада катнашырга, традицияләрне саклауда үз өлешләрен кертергә дәшәбез! Сабантуй аллары котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International