Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин “Җирле советлар вакыты” телевизион программасының чираттагы чыгарылышын төшерүләрендә катнашты.

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Телетапшыруның яңа чыгарылышында Сабантуйның гореф-гадәтләре, идеологиясе, әзерлек һәм үткәрү турында фикер алыштылар.

XI Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлекнең ничек баруы, татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен нинди инициативалар кабул ителүе һәм башка сорауларга студия кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасы Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин җавап бирде.

Бу шимбәдә «Россия-24» телеканалында «Җирле советлар вакыты» программасының чыгарылышын 21:10 сәгатьтә карагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International