"Татар аргамак " күргәзмәсен ачу

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Мөслим туган як музее”нда татар атларына багышланган “Татар аргамагы” күргәзмәсе ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күргәзмәне Лениногорский районында гомер итүче, эшмәкәр  Фәрит Нәбиуллин оештырды.   Ул атлар үрчетү буенча үзәк булдырып, шуның белән шөгыльләнә. Фәрит әфәнде үзалдына зур максат – югалу чигендә торган татар токымлы атларны үрчетү максатын куеп эш итә. Ул шулай ук татар атлары белән бәйле төрле бәйгеләр, уеннар уздыра. Бүгенгесе көндә Лениногорскийда гына түгел, Татарстанның башка берничә районында да татар атлары үрчетелә. Алар Сабан туй чабышларда катнашалар. 

Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Күргәзмә ачу тантанасында: Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, сәнгать академия җитәкчесе Халиков Фиринат, Яшел Үзән шәһәре рәссамы Владимир Новиков, кыргыз рәссамы Джумабек Базарбаев һәм үзебезнең җирлегебез рәссамнары катнашты. Килгән барлык кунакларга да рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International