Әдәби әңгәмә “Хәтерләрдә мәңге сакланыр!”.

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Крәш Шуран авылы китапханәчесе хәтер көне уңаеннан “Хәтерләрдә мәңге сакланыр!” дип исемләнгән әдәби әңгәмә үткәрде. Әңгәмә яу кырында ятып калганнар өчен бер минутлык тынлык белән башланып китте. Китапханәче балаларга моннан 80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш — Бөек Ватан сугышы башлануы турында сөйләде һәм бу сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килүен аңлатты. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар — бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Аларның батырлыгы алдында баш иячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International