Икенче халыкара Лэнд-Арт Мөслим 2021 фестивале тәмамланды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

19 июнь көнне икенче халыкара Лэнд-Арт Мөслим 2021 фестивале тәмамланды. Лэнд-Арт Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләренннән килгән талантлы рәссамнар һәм дизайнерларны берләштерү мөмкинлеге. Фестиваль кысаларында табигый материалдан, атна дәвамында 17 арт-объект булдырылды. 
Халык тавыш бирүе буенча 17 композициядән 1-"Наушник", 2- "Рогатка" 3- "Кактуслар" урыннар яуладылар. 
Фестивалне  тантаналы ябу чарасында мастерлар һәм волонтерлар Мөслим районы Башлыгының рәхмәт хатлары, агачтан ясалган үзенчәлекле медәльләр белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International