Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

2021 елның 19 июне, шимбә

Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Элек электән җәмгыятьтә әлеге һөнәр кызыксыну уята, табиблар беренчеләрдән булып кешенең яшәү, үлемгә кагылышлы серләрен беләләр. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле. Шуңа да табиблар күп кенә әсәрләрнең, кинофильмнарның геройларына әверелә. Бүген медицина хезмәткәрләре өчен, шул исәптән Мөслимдә дә эшләргә уңайлыклар тудырылган, югары технологияле җиһазлар кайтартылган, кайберләре ярдәмендә ирешелгән нәтиҗәләр кайчандыр фантастика булып тоелган дәрәҗәдә. Шулай да әлеге җиһазлар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын! - ди котлавында Рамил Муллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International