16 июнь көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мөслим гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар игътибарына “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре “Мөслим авылының үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында музей дәрес тәкъдим иттеләр. Дәрес барышында Мөслим авылының барлыкка килүен, җирлегебезнең милли-мәдәни мирасы, аның бәйрәмнәре, йола-гадәтләре, милли киемнәре турында сөйләделәр. Чара Мөслимебезгә багышланган видео ролик белән үрелеп барды. Ахырдан укучылар белән “Шәхесләр йөрткән урам исемнәрен әйт” исемләнгән уен уйналды.