Бүген Сабантуй кунакларын кабул итү программасының генераль репетициясе узды.

2021 елның 15 июне, сишәмбе

3 нче июльдә Мөслимдә узачак Бөтенроссия авыл Сабантуена кызу әзерлек бара. Бүген кунакларны кабул итү программасының генераль репетициясе узды. Әзерлекне район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.

Татар авыллары көнкүреше мизгелләре, татар халкының милли ризыклары, кул эшләре, милли киемнәр – барсы да гаҗәеп кичерешләр уята. Чын татар авылы Сабантуе атмосферасы тудыра. Райондашларыбызның бердәмлеге, тырышлыгы, тәвәккәллеге белән сокланмыйча мөмкин түгел. Рәхмәт сезгә! Бәйрәмне исән-имин уздырып җибәрергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International