Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә, "Уңган татар кызлары" дип аталган фото-конкурс булып узды. Бу конкурста кызларыбыз үзләренең уңганлыкларын, тырышлыкларын күрсәтеп, татар халкының милли ризыклары белән таныштырып киттеләр.