"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юл грамоталылыгы көне" уткәрелде. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гап-гади белемнәр бирелде. Светофор сигналларының һәм юл хәрәкәте билгеләренең әһәмияте, балаларның машина йөри торган җирдә уйнарга ярамавы турында аңлатылды.