Музейда экскурсия

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген “Мөслим туган як музее” нда “Кояшкай” балалар бакчасы уртанчылар төркеме өчен экскурсия үтте. Балалар  “Табигать һәм археология”, “Этнография” заллары белән таныштылар. Музейның совет залында россия дәүләтенең төп символлары: герб, флаг, гимн, аларның тарихы турында мәгълүмат алдылар. Рус халкының мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм йолалары белән таныштылар. Туган илебез турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, халык әкиятләренең әдәби геройларын атадылар. Чара ахырында үз куллары белән әләм ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International