Тукай мәктәбе мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен музейда экскурсия үтте. Балалар өчен аңлаешлы формада авылыбыз тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Балалар өчен бу мөһим вакыйга булды, алар яңа мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм яңа кичерешләр белән уртаклаштылар. Экскурсиядән соң балалар белән музейда барыннан да күбрәк нәрсә ошавы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр.