Мөслим гимназиясе мәктәп яны лагерына йорүче балалар ягыннан саклау бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Янгын сүндерүчеләр балаларга үзләренең авыр һәм җаваплы хезмәте, янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Бер дә иренмичә, монда эшләүче егетләр балаларга үзләренең киемнәрен, кислородлы битлекләрен киеп күрсәттеләр, теләүчеләргә киенеп карарга мөмкинлеге бирделәр, янгын сүндерү машинасы белән эчтән дә тыштан да таныштырдылар, үзләренең барлык эш кораллары белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр, балаларның барлык сорауларына җавап бирделәр. Шундый эчтәлекле экскурсия өчен аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.