Тган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бүген безнең бакчабызда сәламәтлек көне булып узды. Әлеге тематик көн тәрбияләнүчеләр өчен саф һавада иртәнге гимнастика белән башланды. Тәрбиячеләр "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр", «Сәламәт булу нәрсә ул?» , «Кем ул микроблар?» , "Витаминнар-организмны саклаучылар" дигән темаларга әңгәмәләр уздырдылар; сәламәтлекләрен сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләштеләр: дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, чиста һәм матур булырга. Көн дәвамында төркемнәрдә төрле күңелле уеннар уйнатылды. Кечкенәләр төркемендә сулыш гимнастикалары да ясадылар. Нәниләр сәламәтлекләрен озак елларга саклап калырлар дип ышанасы килә!