"Кояшкай" балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан кече сабантуй

2021 елның 6 июне, якшәмбе

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза – ул балаларны яклау көне. 

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне  күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елда бәйрәм ителә башлый. Бәйрәм үзе шатлык, күңел ачу, бәхет белән бәйләнгән. Һәм, чыннан да, 1 июньдә күп кенә сабыйлар өчен онытылмаслык җылы бәйрәм булып калачак. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында кече сабантуй булып узды. Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар һәм бик күңелле ял иттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International