Фестиваль "Мөслим йолдызчыклары"

2021 елның 29 мае, шимбә

Ел да шушы чорда, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлагач, зурлап талантлы балалар фестивале үткәрелә. Узган җомгада “Кояшлы Ык” ял паркының Кече амфитеатр зонасында “Мөслим йолдызчыклары” фестивале узды. Бу чарада ел дәверендә мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә активлык күрсәткән, уңышларга ирешкән балаларыбыз һәм аларның остазлары данланды. Алдынгыларны район башлыгы Рамил Муллин тәбрик итеп, рәхмәт хатлары белән акчалата бүләкләр тапшырды.  
– Мөслим – уникаль шәхесләргә, талантлы балаларга бай җирлек. Укучыларыбызның уңышы, балаларыбыз яулаган үрләр – уртак җиңүебез. Монда мөгаллимнәребезнең дә тынгысыз хезмәте ята. Укучыларга, аларның остазларына рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да сынатмыйча, югары үрләр яулауларын телим. Мөслимебез данын күтәрүдә бергәләп эш алып барганда гына җиңүләребез дәвамлы булачак, – диде Рамил Муллин.
Быелгы фестиваль башка еллар белән чагыштырганда үзгә булды. “Мөслим йолдызчыклары” кысаларында отличниклар парады да үтте. Мәйданга парад белән 172 кыз һәм малай узды. Мөслим эмблемасы төшкән ак футболка һәм ак бейсболкалар кигән укучылар тантаналы музыка астында тамашачыларга сәлам биреп узды. – Фестивальгә дүрт юнәлештә бүләкләнүчеләр чакырылды. Алар – сәнгать, мәгариф, спорт өлкәләрендә уңышка ирешкән балалар һәм актив гаиләләр. Олимпиадаларда җиңү яулаган 29 укучы һәм аларны бәйгегә әзерләгән 20 укытучы да бу көнне хөрмәтләнде. Шуны әйтәсем килә – җиңүчеләребез саны елдан-ел арта бара. Фестивальдә “Иң тату сыйныф” конкурсында җиңү яулаган Мөслим гимназиясенең 8 Б сыйныфы (класс җитәкчесе – Гөлшат Мөхәмәтҗанова), лицейның төрле чараларда активлык күрсәткән 7 Б сыйныфы (класс җитәкчесе – Эльвира Ситдыйкова) да хөрмәтләнде. Музыкаль гаилә номинациясе Мөслимнән Шәриповлар гаиләсенә бирелде. 
Традиция буларак, быел да “Мөслим йолдызы” статуэткалары тапшырылды. Аларга Мөслим гимгазиясенең 8 Б сыйныфы, гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Зөлфия Гыйльфанова, Ильвина Хафизова, Диләрә Зыязова, Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Диана Шиһапова, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” бию төркеме лаек булды. Мөслим гимгазиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Зөлфия Гыйльфанова “Ел укучысы” исемен алды. Аның фотосурәте бер ел дәвамында “Дан тактасы”нда торачак. Зөлфиягә статуэтка белән шушы данлы исем бирелде. Фестивальдә “Мөслим егете. Мөслим кызы” муниципаль проектына да старт бирелде. Мөслим гимназиясеннән Айназ Галимова һәм Мари Бүләр мәктәбеннән Кирилл Кириловка проектның символы булган түбәтәйләр бирелде. Быел әлеге бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары көч сынашса, алдагы уку елында конкурс урта һәм югары звено укучылары арасында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International