Район башлыкларының Мөслим муниципаль районына эшлекле сәфәре

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Туган телләр елы кысаларында Мөслим районында барган эш белән танышу өчен Азнакай, Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Саба, Сарман, Тукай , Теләче, Ютазы районнары башлыклары эшлекле сәфәр белән Мөслимдә булдылар. Кунакларыбыз Җәмыйгъ мәчете, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, Киләчәк (Сабантуй) паркы, Туган як музее, Мөслим китапханәсе, Кояшкай балалар бакчасы, Шәхесләр музее, Батырлар музее, Тукай скверы белән танышып уздылар.

Очрашуның җөпләү өлешендә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшлекле киңәшмә үтте. Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы киңәшмәдә чыгыш ясадылар, район башлыклары фикер алышып, тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International