Әгәр исән булса, милләтебезнең Бөтенрәсәй күләмендә танылган әдипләребезнең берсе, ялкынлы публицист һәм сизгер күңелле әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинга май аенда 90 яшь тулган булыр иде. Рафаэль Мостафин каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм аның язмышын өйрәнү, халыкка җиткерү буенча да күп кенә эш башкарган тынгысыз йөрәкле шәхес. Метрәй авылы китапханәчесе әдипнең 90 еллыгына багышлап, «Өзелгән җыр эзеннән” исемле түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада балаларга Рафаэль Мостафинның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнде, китапларына күзәтү ясалды.